Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына гражданнардан шактый гына мөрәҗәгатьләр кабул ителә. 2016 елда Вәкилгә 3549 мөрәҗәгать керде, бу 2015 елда килгән мөрәҗәгатьләргә караганда (2998 мөрәҗәгать) 18 процентка күбрәк.
Актаныш районы җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 39 мөрәҗәгать керде, барсына да аңлату һәм ярдәм итү оештырылды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә килгән шикаятьләрнең эчтәлеге киң, шуның белән бергә, иң күп урынны элеккечә гражданнарның торакка хокукларын тормышка ашыру һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре (2016 елда 651 мөрәҗәгать) алып тора. Шулай ук Татарстан Республикасында гражданнарны социаль тәэминат һәм социаль яклау (427 мөрәҗәгать), затларны мәҗбүри тоту урыннарында тоту (287 мөрәҗәгать) мәсьәләләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә шикаятьләр дә (334 мөрәҗәгать) киң таралганнардан. Актаныш муниципаль районы буенча социаль тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, торак – комуналь хуҗалык һәм башка мәсәләләр буенча мөрәҗәгатьләр булды.
Актаныш районы гражданнары шулай ук медицина оешмаларында хезмәт күрсәтү, инвалидларны техник чаралар белән тәэмин итү буенча сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр (10 төр).