Актаныш муниципаль районында техник карап чыгулар

2017 елның 5 мае, җомга

Актаныш муниципаль районында физик затлар тракторларына һәм аларга тагылмаларга техник карап чыгу башланды. Бүгенгә районда 1090 берәмлек  техника физик затларга беркетелгән.   Чараларны уздыру буенча оештыру эшләре авыл башкарма комитетлары белән бергәләп алып барылды.

2 май көнне Чалманарат авыл башкарма комитеты тарафыннан техник карап чыгу уздырылды. Техник карап чыгуга 25 трактор һәм 11 тагылма тәкъдим ителде.   Техник карап чыгулар графигы нигезендә башка авыл җирлекләрендә дә техник карап чыгулар дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International