283 тапкыр дошман тылына разведкага күтәрелә Фәрваз Хөсәенов

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Хөсәенов Фәрваз Вәҗи улы җидееллык мәктәпне тәмамлагач,1934 елда Казанга китә.Көндезләрен мехчылар техникумында укый,кичләрен аэроклубка йөри.1937 нче елда техникумны тәмамлап Чиләбе хәрби авиация уилищесына укырга керә.1940 нчы елдан очучы-инспектор-штурман белгечлеге белән һавага күтәрелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.Дошманга каршы 283 очыч ясый.Мәскәү,Кавказ,Кырым өчен көрәшләрдә зур тәвәкәллек күрсәтә,каты яралана.Биш орден белән бүләкләнә.Авылдашыбызның батырлыгы сугышчан командиры,Советлар Союзы герое Н.Ф.Смирновның "Дүртенче һава армиясе",язучы Самат Шакирның "Утлы өермә" китапларында ,атаклы очучы Рәшит Ибраһимовның "Герой дустым"язмасында,"Батырлар китабында" ачык тасвирлана.Район музеенда аңа аерым стенд багышланган.Музейда авиация баш маршлы К.Вершининның лейтенант Ф.В.Хөсәеновка язган хатыда саклана.

Фәрваз Вәҗи улы сугыштан соң Казан аэропортында эшли,1988 нче елның 22 апрелендә вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International