"Дин һәм без"

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Мәчет без - мөселманнарның Аллаһыбызга гыйбадәт кыла торган изге урыны гына түгел, милләтебезне үстерүче, берләштерүче җирлек булып тора. Күптән түгел Кәзкәй авылы мәчетендә дин сабакларына йөрүчеләрнең дини мәҗлес- бәйрәмнәре булып узды. Бәйрәмне җирлекнең "Ак калфак" хатын- кызлар  оешмасының милли тормыш һәм дин буенча җитәкчесе З.Нурлыева алып барды. Катнашучылар коръән аятләре тыңладылар, вәгазьләр укыдылар, мөнәҗәт әйттеләр.

Китапханәче яңа кайткан әдәби китапларга күзәтү үткәрде.. Г.Галимуллинаның "Алтын ачкыч" әсәрендә танылган дин әһеле, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның үзенчәлекле тормыш юлы тасвирлана. Җәлил хәзрәтнең изге күңеленә бөтен дөнья сыйган. Җәлил казый үзенең үтемле сүзе, зирәк фикере, акыллы киңәше, ихлас күңеле белән кешеләрнең җанын дәвалый, рухын күтәрә, авыр чагында дөрес юл күрсәтергә ярдәм итә.. Икенче китап  Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Йөз дә бер вәгазь" дип тала. Әлеге китапта Җәлил хәзрәтнең үзенең сөйләгән вәгазьләре һәрбер кеше укырлык , аңлаешлы итеп язылган. Китап өлкәннәрдә зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International