Актанышта "Токио" Кубогына ярышлар уза

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Бүген, 3 май көнне Актаныш районының Үзәк стадионында футбол кыры ачылу нисбәтеннән "Токио" Кубогына футбол ярышлары узды. 

Спорт чарасы ачылуда район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, Актаныш районы балалар-яшьләр спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиев һәм остазлар катнашты. 

Ярышлар районыбызның урта гомуми белем бирү мәктәпләренең спорт сөюче укучылары арасында үткәрелде. Барлыгы ярышларда 100 якын укучы катнашты. 

Җиңү яулаган командалар матчның иганәчеләре булган "Токио" кафесының Кубоклары белән һәм "Тимер ат" кафесының медальләре белән бүләкләнәчәкләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International