“Созвездие – Йолдызлык” XVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең “УНИКС” концертлар залында узган гала-концертында катнашып, «Вокал – соло» номинациясендә Айваз Галимов - II, “Вокаль ансамбль” номинациясендә “Тамчы” ансамбле III урынны яуладылар.
22 апрельдә фестивальнең “Пирамида” концертлар залында узучы гала-концертында катнашып, «Конферанс» номинациясендә Камил Камаев һәм Илфина Галиуллина, “Вокаль ансамбль” номинациясендә “Лачыннар” ансамбле, «Вокал – соло» номинациясендә Гүзәл Шәрәфетдинова район данын яклаячак.