Чуракай авылында хатын-кыз бәйрәме

2017 елның 7 марты, сишәмбе

       3 нче март көнне Чуракай авыл китапханәсендә авыл кешеләре һәм китапханәчеләр өчен Хатын -кызлар бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә кунак итеп лаеклы ялдагы медицина хезмәткәрләре чакырылган иде. Китапханәче Рима Мингазова кичәне зур әзерлек белән, эчтәлекле, мәгънәле итеп үткәрде. Монда хатын - кызларга багышлап эшләнгән китап күргәзмәсе уңышлы файдаланылды. Әниләр турындагы, электән укылып та, бүгенге көндә читтәрәк калган китапларны да, яңа китапларны да тәкъдим иттеләр. Китапханәнең эше - сүз белән тәрбияләү. Шушы юнәлештә ул безгә эш алымы  күрсәтте. Мероприятиегә  килгән авыл халкы белән китап пропагандалау буенча аралашуның матур алымын күрдек. Бу кичәне без бик ошатып, Риманың халык белән ни дәрәҗәдә матур итеп эшләү урнәген күреп кайттык. Алда тагын да зуррак уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International