Актанышта, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, бүген 4 март көнне ярминкә оештырылды. Район үзәгендә оешкан ярминкәне бик күпләр көтеп алды.
Бу көнне район хуҗалыклары һәм фермерлары үзләрендә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән сату иттеләр.
Ярминкәдә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та катнаштылар. Алар тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә катнашучылыр тәкъдим иткән продукцияләр белән танышып чыктылар.