Мәгариф һәм фән министрлыгының хаты һәм Мәгариф идарәсенең планы нигезендә “2014 – 2020 елларга кадәр Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү” программасын тормышка ашыру, укытучыларның статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәләрен барлау, тарату һәм һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан, 2017 елның 15 февраль көнендә “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе” ндә Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер – класс бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде.
Бәйгедә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы катнашып, МКУ “Мәгариф идарәсе”нең II дәрәҗәдәге Дипломына ия булды.