Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар бүлеге җитәкчесе, полиция кече лейтенанты Регина Камалова һәм "Форпост" хезмәткәрләре бүген Актанышның фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә укучылар белән очрашты.
Әлеге әңгәмәнең максаты: балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне профилактикалау һәм терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү.
Әңгәмә барышында балалар кечкенә генә видеофильм карадылар, анда сорауларга җаваплар таба алдылар: Террорчылыктан ничек сакланырга? Гражданлык уяулыгы нәрсә ул? Террорчылык актларында үзеңне ничек тотарга? һәм башка сораулар.