Актаныш районында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең гаиләләренә ярдәм йөзеннән утын әзерләү дәвам итә.

Бүген биредә эш гөрли. Актанышның 1 нче һәм 2 нче санлы мәктәбе мөгаллимнәре, Актаныш агрегат заводы егетләре, “Коммунсервис” предприятиясе хезмәткәрләре дәррәү килеп, җиң сызганып эшкә тотынган.

Бүгенге көндә, утын сорап мөрәҗәгать белән килгән 100 дән артык гаиләгә утын кайтарылды. Тагын 30 дан артык кешегә әзерлисе бар. Көннәр язга авышканда, аяк асты эреп әлеге эш авырлашырга мөмкин. Шуңа да, бу арада эш туктамый. Көн-төн дәвам итә дисәң дә арттыру булмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International