Кәзкәй авылы китапханәсендә ай дәвамында "Буккроссинг. Тере китап киштәсе" эшли башлады. Авылдан Мэзлумә Насретдинова, Голнур Фардиева, Әлфия Файзуллиналар китапханәгә 200 дән артык данә китаплар бүләк иттеләр. Китаплар арасында әдәби әсәрләр, төрле фән тармаклары буенча әдәбият бар. Әлеге чарага балалар да кушылды. Киштәгә куелган китапларын алмашып укыдылар.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге 15 май - гаилә көне уңаеннан район бала тудыру йортында нарасыйларга тантаналы төстә туу таныклыклары тапшырды.
19 май көнне Актаныш район мәдәният йортында «Халкым хәзинәсе» авылдашлар җыены фестиваль-конкурсының йомгаклау чарасында ял кичегезне күңелле һәм файдалы үткәрергә рәхим итегез!