Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Иске Айман авыл җирлеге халкына рәхмәт белдерде

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Иске Айман авыл җирлегендә 2019 ел йомгаклары буенча халык җыены узды. Районның иң инсафлы, әхлаклы кешеләре яши торган җирлеккә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов килде. Җирлекне үрнәк яктан телгә алу юкка түгел, чөнки бу авыл кибетендә алкогольның күптәннән сатылганы юк. Тәртипсез гаиләләр, балалар исәптә тормый. Ел дәвамында полициягә бернинди мөрәҗәгать итү булмаган. Җирлекнең бик күп тапкырлар 25 нче форма киңәшмәдә тынычлык символы- пар күгәрченгә ия булуы җитәкчелек белән халыкның бу яктан кулга-кул тотынып эшләп, матур яшәеш алып баруын сөйли. Район башлыгы Энгель Фәттахов, җыенда чыгыш ясаганнан соң, авыл халкына бу яктан олы рәхмәтен белдерде, җирлек үсешенә зур өлеш керткән Мулланур Кашаповны якты хатирәләр белән искә алды. Аның эшен дәвам итүче Марсель Әхмәтхановка уңышлар теләде.

Иске Айман җирлегенә кергән Иске Айманда 368, Колында 124, Чиялектә 28 кеше яши. 2019 елда өч бала туган, 11 кеше читтән кайтып яши башлаган. Яшәү шартлары Айманда бар кешене дә канәгатьләндерә торгандыр: авыл юллары асфальт, «Әнәк” агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалык тотрыклы төстә югары хезмәт хакы түли. Мәктәп, балалар бакчасы эшчәнлеге дә районда яхшылар рәтендә. Тик балачактан бирле хуҗалыкта хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан, колхозның терәге булган агайларның гына күңеле китек, күпме эшләсәләр дә пенсияләре тугыз мең сумга да тулмый икән. Район үзәгеннән килеп, җыенда чыгыш ясаган торак буенча белгеч Сирина Шәехованы, авыл хуҗалыгы идарәсе баш хисапчысы Дилүс Мөхәммәтдиновларны тыңлагач, нигә бераз соңрак тумадык икән,  хәзертүбән процентлы кредитлар белән йорт салыр, мал үстереп сатар идек,-диючеләр дә булды.

Чыннан да дәүләттән шәхси эшчәнлекне башлап җибәрү, йорт-җир тергезү өчен менә дигән мөмкинлекләр ачыла.

 Фәнис Имамов белән Зиннур Хәбетдиновларның кече фермалары белән район башлыгы Энгель Фәттахов җыенга кадәр танышып чыкты.

Сыер-бозаулар янәшәсендә токымлы тавык-әтәчләре дә ихатадагы терлек торакларына ямь биреп тора.

Ишегаллары киң, якты, карлары пөхтәләп көрәп куелган.  Нык куллы хуҗалар яшәгән йортлар җирлектә адым саен.

.

Хәзер айманлылар төзелеш чоры кичерә дияргә була. Бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкны “Әнәк” агрофирмасы алганнан соң яңа терлек тораклары төзелә. Авыл кешеләре терлекчелектә фидакарь хезмәтләрен куя, җыенда катнашкан агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев хезмәтчәннәргә олы рәхмәтен белдерде, агрофирма эшчәнлеге турында сөйләде.

2020 елның июнендә Иске Айманда ашлык җилгәрү һәм саклау заводы ачылачак.

Төзелешкә киткән акча миллиард сумнар белән исәпләнә. Димәк,  заводта авыл кешеләренә яңа эш урыннары була дигән сүз.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Иске Айман җирлеге халкын 2019 елда башкарылган эшләр, районның социаль-икътисади үсеше һәм 2020 елга планнар белән таныштырды. Җирлекне ныгытуда саллы өлеш кертүче, Колын авылының күрнекле шәхесләре, бертуган Мостафиннарның һәрчак ярдәм итүләрен билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә терлек асрау буенча үзмәшгульләр сафын тулыландырырга чакырды. Шулай ук җирлектә спорт белән шөгыльләнүне, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерүне бурыч итеп куйды.

Авыл юлына машина тизлеген киметү өчен ясалма түмгәк урнаштыру, басу-кырларга бал кортларын һәлак итмәслек итеп ашлама-агу сибүне оештыру, эчә торган су чисталыгы- болары авыл халкы күтәргән сораулар. Мөрәҗәгатьләргә шунда ук җавап бирелде, хәл итү өчен җитәкчеләр тарафыннан язып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International