Казанда көрәш буенча Росия чемпионатындаТатарстан көрәшчеләре ун мөмкинлектән җиде алтын медальне яулады. Алтыннарның икесе Актаныш егетләренеке.
Үз үлчәү авырлыкларында Раббани Нургалиев белән Искәндәр Мортазин көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, Россия чемпионы исеменә лаек булдылар.
Быел Россия чемпионаты буенча беренче өч урынны үзенеке иткән көрәшчеләргә “Россиянең спорт остасы” дигән мактаулы исем дә бирелә.
Җиңүче якташлырны ихластан котлыйбыз! “Актаныш игенчесе” дигән данлы исем янәшәсендә “Актаныш көрәшчесе” дигәне дә безнең горурлык булсын!