Татарстан Республикасы Президенты Фәрманы белән, җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, озак еллар дәвамында Чуракай авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Тимергази Рифкать улы Хәсәнов “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.