Актаныш Туган якны өйрәнү музее Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары белән ЮХИДИ хезмәткәрләре көненә багышланган «Сөйләшә торган билгеләр» исемле викторина үткәрде. Викторинада Актанышның 1 нче мәктәбе укучылары катнашты. Балалар ребуслар, сканвордлар чиштеләр һәм хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.