21-24 март көннәрендә «САБА-АРЕНА» спорт комплексында өстәл теннисы буенча РСФСРның, Татарстан АССРның атказанган урманчысы Н.М. Миңнеханов истәлегенә багышланган XVIII Бөтенроссия турниры узды.
Актаныш спорт мәктәбе теннисчылары Булат Шәкүров, Гомәр Гәрәев(Актанышның 1 нче мәктәбе, 8 а сыйныф), Камилә Шиһапова(Актанышның 1 нче мәктәбе, 7 а сыйныф), Диләрә Зәкиева(Яңа Әлем мәктәбе, 7 сыйныф) турнирда катнашып, Татарстан беренчелегендә икенче урын яуладылар. Тренерлары Булат Солтанов.