19 март-Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

19 мартта «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе "Россия юристлары ассоциациясе" Бөтенроссия оешмасының Татарстан төбәк бүлегенә кушылып,   районда халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

Бу көнне халыкка бушлай юридик ярдәм түбәндәге график буенча күрсәтеләчәк:

1. 8:00-9:30 - пенсия фонды белгече Сәетов Алмаз Мирсәлим улы,

2. 9: 30-11:00 - суд приставы Нурлыев Наил Нургаян улы,

3. 11:00-12:30 - нотариус  Янгирова Ләйсән Сөнгать кызы,

4. 12:30-14:00 - ТР БТИ Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Яппаров Рим Булат улы,

5. 14:00-15:30 - адвокат  Йосыпов Родин Дулмаган улы.

Җәмәгать кабул итү бүлмәсе адресы: Актаныш авылы, Юбилейная урамы, 4 йорт.

Элемтә өчен телефоннар: 8(85552)3-21-14; 8(937)629-00-09.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International