"Безнең Татарстан" IX республика яшьләр форумына теркәлү башланды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

9 мәйданчыкның берсендә үз проектыңны теркәп, яңа тәҗрибә һәм белемнәр тупла,  эксперт бәясен ал, фикердәшләр табып, карьера төзе!

Игътибар ит: «Безнең Татарстан» форумында үз проектыңны  уңышлы тәкъдим итеп, син бу идеяләрне федераль форумнарда тәкъдир итү, ә нәтиҗәләр буенча аларны тормышка ашыру өчен грантлар оту мөмкинлеге аласың!

Форумның тематик мәйданчыклары-2019:

 Инновацияләр территориясе

 Архитектура территориясе

 Мәдәният һәм сәнгать территориясе

 Эшмәкәрлек территориясе

 Игелек территориясе

 Ситуацион үзәкләрнең элементлар территориясе

 Спорт территориясе

 Кече Ватан территориясе

 Гражданлык җәмгыяте территориясе

Теркәлү  forumtatarstan.com да 2019 елның 25 мартына кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International