ӘНӘК АВЫЛЫНДА БУАЛАР КАСКАДЫ НИНДИ БУЛАЧАК?

2019 елның 1 марты, җомга

Әнәк авылындагы буалар каскады нинди булачак? Пучы мәктәбендә төзекләндерү концепциясе буенча район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә 28 февраль көнне иҗтимагый фикер алышу узды.

Пучы, Әнәк авыллары халкы, җирлекнең оешма-предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, районнан килгән вәкилләр, җирле җәмәгатьчелек оешмалары – гомумән, җирлекнең киләчәге һәм буалар каскадының төзек һәм уңайлы булуы өчен битараф булмаган барлык кешеләр фикер алышуга килде. Алар төркемнәргә бүленеп, буалар каскады проектының төзекләндерү концепциясе белән таныштылар, уңай якларын билгеләп үттеләр, үзләре уңайлы һәм отышлы санаган фикер-тәкъдимнәрен проект буларак тәкъдим итеп якладылар, җәмәгатьчелек белән фикер алыштылар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләнеп бетәчәк.

Проект белән   park.tatar сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International