Дәүләт ярдәме: мал асраган өчен нинди субсидияләр каралган?

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Кече, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итүдә дәүләт тарафыннан максатчан ярдәм чаралары каралган. Татарстанда бүгенге көндә фермерларга ярдәм итү өчен 20дән артык программа гамәлгә ашырыла. Республика бюджетыннан терлек асрау өчен технологик җиһазлар сатып алуга, юллар төзекләндерүгә, фермалар төзүгә, дәүләткә сөт сатуга һәм башка күп төрле очраклар өчен субсидияләр бирелә. Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турындагы закон эшли башлауга 3 ел. Быел гына шундый хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 548 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, хуҗалыкларның кече формаларына 2019 елда булачак  дәүләт программалары.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) дәүләттән бирелүче ярдәм.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга субсидияләр түбәндәге чыгымнар өчен билгеләнгән: сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүчеләргә; өч яшьтән узган бияләр тотучыларга, ветеринариягә кагылышлы профилактика чаралары үткәрү белән шөгыльләнүчеләргә, кош бәбкәләре (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләр) сатып алучыларга, ярминкәгә чыгып сәүдә итүчеләрнең юл чыгымнарын кайтару өчен, савым сыер һәм бер яшьтән арткан кәҗә асраучыларга.

Субсидия алу өчен эшне нидән башларга, иң беренче кая барырга?

 Мәсәлән, фермер 5 баш тана сатып ала икән,  аның тана сатып алганлыгы турында белешмәсе һәм түләү кәгазьләре булырга тиеш. Иң беренче эш итеп, авыл җирлеге башлыгына яки район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. җыярга ярдәм итәчәкбез.

 

Мини-фермалар төзү өчен бирелә торган ярдәм.

Әлеге төр субсидия мал торакларын яңарткан һәм яңартырга теләгән авыл халкы өчен. 2019 елдан бу төр субсидиянең күләме дә арта. Әйтик, 8 баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта – 400, 5 баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта 200 мең сум дәүләттән кайтарыла.

Үз сараенда гына асрау өчен тана яки нәселле тана сатып алырга теләүчеләргә  ярдәм.

Гади тана өчен дәүләт 15 мең сум түли. Токымлы буаз тана һәм (яки) бер тапкыр бозаулаган тана өчен – 20 мең сум. Малны башка төбәктән кайтарткан очракта ярдәм 30 мең сум күләмендә. Бу программа бер генә мал алган очракта да эшли. Субсидиянең иң күбе – 5 баш мал сатып алган өчен.

Кош-корт, каз-үрдәккә бирелүче субсидияләр.

Бер баш күркә яки казга 100 сум күләмендә субсидия каралган. Бер баш үрдәккә – 80 сум, бер баш бройлер чебешенә – 30 сум.

Атлар тотучы хуҗалыкларга  бирелүче  субсидия.

Өч яшьтән өлкәнрәк бия асраганда, елга 3 мең сум субсидия бирелә. Печән, салам, арпа, солы, кукуруз кебек мал азыгы буенча документлар (чек) кулда булырга тиеш.

Сыерларга үткәрелә торган ветеринария-профилактика чараларына тотылган акчаны кире кайтару – ярдәм.

Ветеринария хезмәтләре түләүле. Төрле йогышлы авыруларга каршы ясалган прививкаларның бәясе якынча 500 сум тора. Шуның 300 сумын кире кайтарып була. Бу субсидия бер сыеры булган авыл кешесенә дә кагыла.

Ярминкәгә кагылышлы субсидия - тотылган ягулык материаллары өчен чыгымнарны кире кайтару.

Үз хужалыгында житештергән продукциясен ярминкәдә тәкъдим иткән һәр фермер ала ала. Моның өчен юл кәгазе (путевой лист) булуы мөһим.

Савым сыеры һәм бер яшьтән арткан кәҗә асраучыларга бирелүче субсидия.

Моның өчен, сыер да, кәҗә дә  хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булырга тиеш. Бер баш савым сыерына – 2000, ике башка – 3000 сум, 3 тән дә артык сыер тотучыга 4000 сум. Кәҗә өчен 500 сум субсидия каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International