«Социаль ярминкә-2018» республика хәйрия фестиваленең зона этабында Актаныш «Без бергә» проектын тәкъдим итте

2018 елның 14 декабре, җомга

13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Социаль ярминкә-2018» коммерцияле булмаган оешмалары республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды. Социаль проектлар бизнес вәкилләренә үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итте.

«Социаль ярминкә-2018» республика хәйрия фестиваленең зона этабында Актаныш «Без бергә» проектын тәкъдим итте, эшмәкәрләрдә ул зур кызыксыну уятты. Актаныштан эшмәкәр Эльмира Мосабирова ярминкәдә хәйрияче-эшмәкәр буларак катнашты. Социаль проектлар ярминкәсе игелекле эшмәкәрләр белән проект авторларн очраштыра, аларның бердәм хезмәттәшлегенә этәргеч бирә.

Актаныш социаль перспектив юншлештәге эш  планын, районда алып барылган эшчәнлекне  ярминкәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә тәкъдим итте. 11 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белэн тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә дә Актаныш районында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән алып барылган эшчәнлек хакында чыгыш ясаган иде Ләйсән Фоат кызы. Социаль ярминкәдә дә Актанышта инвалид балалар өчен социаль объектларга, җитештерү производстволарына экскурсияләр оештыру,  төрле һөнәрләрнең нечкәлекләренә өйрәтү үрнәге хуплап кабул ителде.

Социаль ярминкәдә районның хәйриячеләре  - Актаныш икмәк пешерү комбинаты җитәкчесе Айгөл Гыйздәтуллинага һәм “Протон” җəмгыяте җитəкчесе Ренат Нуртдиновка Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фоминның Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International