Актаныш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә Сарман районында зона семинар-киңәшмәсендә катнашты

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Актаныш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә Сарман районында авыл халкының эш активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.

 

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Министрлар Кабинеты вәкилләре, ундүрт муниципаль районның башлыклары, авыл хуҗалыгы, кооперация өлкәсе хезмәткәрләре, фермерлар катнашты. Алар иң элек авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар тарафыннан оештырылган ярминкә белән таныштылар. Кооперация, авыл халкының эш активлыгын күтәрү, авылда социаль программалар темалары буенча түгәрәк өстәлләр артында сөйләшүләрдән соң, семинарда катнашучылар район мәдәният йортына  семинар-киңәшмәнең пленар өлешенә җыелдылар. Аны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды. Марат Әхмәтов үз чыгышында хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерү юнәлешендә башкарыла торган эшләрне анализлады. Түгәрәк өстәлләр нәтиҗәләре буенча чыгышлар тыңланды.

 

-Сораулар, тәкъдимнәр күп булды. Димәк, урыннарда җитәкчеләр бу мәсьәләгә битараф түгелләр дигән фикергә килдем, - диде соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин. – Без аларның барысын да истә тотып, эшне төрле тармаклар белән берлектә алып барырга тиешбез. Шулай эшләгәндә генә көткән нәтиҗәгә ирешә алачакбыз.

http://sarman-rt.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International