Район крестьян-фермер хуҗалыклары семинарында Чалманарат җирлеге фермерлары мастер-класс күрсәтте - фоторепортаж

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Чалманарат авыл җирлеге фермерларының эшчәнлеге белән семинарга килүче авыл башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре  җирлеккә аяк басуга ук таныша башладылар. Фермерлар эшчәнлеге Чалманарат җирлегендә 2010 елдан ук башлангыч алган иде.  Бүген  инде авыл фермерлары -  һәр кайсы үз юнәлеше буенча шактый тәҗрибә туплаган, матди-техник базасын ныгыткан, базар шартларында товар сатуда үз урынын булдырган, иң мөһиме – фермер кәсебенең тәмен табып, туган авылын саклап яшәүче җир кешеләре.

Яңалык артыннан омтылып, тәвәккәллек күрсәтеп эш башлаган фермерларның бүген инде башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәләре, әйтер сүзләре, киңәшләре һәм, әлбәттә, киләчәккә планнары бар.

Бүген – 28 ноябрь көнне районда фермерлык эшчәнлеген әйдәп баручы Чалманарат җирлегендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Әсрар улы Харисов авыл җирлеге башлыклары һәм фермерлар белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International