Район башлыгы Энгель Фәттахов Сәкинә Шәймиева вафаты уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде

2018 елның 16 ноябре, җомга

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева каты авырудан соң вафат булды. Район башлыгы Энгель Фәттахов  Сәкинә Шәймиева вафаты уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде. Казандагы “Мәрҗани” мәчетендә җомга намазы укылганнан соң, Сәкинә Шәймиевага җеназа намазы укылачак.

После сегодняшней пятничной молитвы в 13.00 джаназа-намаз (заупокойную молитву) по Сакине Шаймиевой прочтут в казанской мечети Аль-Марджани.

Сәкинә Шакир кызы Шәймиева 1939 елның 23 августында Казанда туган.1954 елда Казан кооператив техникумының план-икътисад факультетына укырга кергән. Аны тәмамлагач, Калинин (хәзерге Актаныш районы) райпосында икътисадчы булып эшли башлый. Шунда ул Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәймиев белән таныша. Ул туган авылы Әнәккә практика кайткан була.

1961 елның июнендә Минтимер Шәймиевкә кияүгә чыга һәм яшь гаилә Мөслимгә күченеп килә. Монда Сәкинә Шәймиева Мөслим райпосында икътисадчы булып эшли башлый. 1962 елда Минзәләгә күченәләр һәм шәһәрдәге дәүләт сәүдә оешмасына икътисадчы булып урнаша.

 

1962 елда аларның уллары Айрат, 1964 елда - Радик туа. Читтән торып Мәскәү югары финанс институтын тәмамлый. 1967 елда Минтимер Шәймиевнее партия өлкә комитетына инструктор итеп чакыралар. Гаилә Казанга күченә. Сәкинә Шәймиева Үзәк универмагның план-финанс бүлегендә җитәкче булып эшли. 6 ел эшләгәч, 1989 елда, 50 яшендә сәламәтлеге начар булу сәбәпле, пенсиягә чыга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International