Әлфия Когогина: “Ташламалы салым режимы-үзмәшгульләр өчен таяк түгел, ә бизнес алып бару мөмкинлеге”

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрьдә Дәүләт Думасы икенче укылышта РФ Салым кодексына махсус салым режимын билгели торган үзгәрешләр кабул итте.

 

Әлеге салым режимын эшләп чыгару өчен аны эксперимент сыйфатында Россиянең дүрт субъектында (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Калуга өлкәсендә) кертү планлаштырыла.

 

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина бу хакта :

 

“Әлеге закон проекты Дәүләт алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – икътисадның күләгәле сегментын киметүгә юнәлдерелгән. Бу икътисади бурыч гына түгел, ә халыкны хокукый кырга җәлеп итү дә. Бер яктан, мондый эксперимент үткәрү – эшләмәүче халык өчен дә взнос түли торган төбәкләргә йөкләнешне йомшартырга омтылу (бүген бу – 618 млрд сум – төбәк бюджетларының чыгым өлешенең 7% ка якыны), икенче яктан-закон бозмыйча үз эше белән шөгыльләнү өчен легализация ясау һәм кешегә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру мөмкинлеге”.

 

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә беренче укылыштан соң киң бәхәс башланды, төрле күзәтчелек органнары тарафыннан массакүләм тикшерүләр, зур штрафлар, законлаштырганнан соң салым йөкләнешен тиз арттыру кебек кешеләрнең сораулары һәм нигезсез борчулары барлыкка килде. Бу хакта Дума мәйданчыгында фикер алыштылар, икенче укылышка төзәтмәләр әзерләнде һәм кертелде, күп кенә мәсьәләләр чишелде.

 

Салым режимы максималь гадиләштерелде, иң аз таләпләр куелды. Салым хезмәте белән аралашу мобиль кушымтада эшләнә, контроль-касса аппаратлары кирәкми, тикшерүләр булмаячак, экспериментның беренче ел гамәлдә булган хаталары өчен штрафлар салынмый. Режим шартлары, шул исәптән ставкалар да 10 ел дәвамына катгый рәвештә теркәлгән һәм арттырылырга мөмкин түгел. Шул рәвешле, яңа ташламалы салым режимы-үзмәшгульләр өчен таяк түгел, ә бизнес алып бару мөмкинлеге.

 

Аерым билгеләп үтәргә кирәк, салым  шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, бакчаларда  үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан булган  керемнәргә  салынмый.

 

Салым ставкасы физик затларга товарлар саткан вакытта алынган керемнең 4% ын һәм шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга реализацияләүдән алынган керемнәрнең 6% ын тәшкил итәчәк. Әлеге режимны кулланырга мөмкин булган керемнең иң чик күләме елына 2,4 млн сумнан артмаска тиеш, яки аена 200 мең сум.

 

Бүгенге көндә Россиядә эшкә яшендәге  82 миллион кеше исәпләнә, шуларның 52 миллионы эшләүче халык, ул иминият кертемнәрен мөстәкыйль рәвештә яки эш бирүче аша түли. Калган 30 миллион кешенең шактый өлеше хезмәт хакы алучы кешеләр, әмма кертемнәрен түләмиләр, икътисадның күләгәдәге секторында торалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International