Торак һәм бакча йортын теркәү өчен кирәкле документлар турында

2018 елның 19 октябре, җомга

Татарстан Росреестры искәртә, 2018 елның 4 августыннан Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелде. Хәзер, шәхси торак йортлар төзелешенә рөхсәтләрнең гамәлдән чыгарылуына бәйле рәвештә, гражданнарга җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәвенә, моны ике тапкыр эшләргә кирәк булачак: төзелеш яки реконструкция башланыр алдыннан, шулай ук аларны тәмамлаганнан соң. Моннан тыш, күрсәтелгән органга үз участогында бакча йортын торгызучыларга да мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Җирле үзидарә органына мөрәҗәгать иткәндә, Россия Төзелеш министрлыгы раслаган формалар буенча төзелгән тиешле хәбәрнамәләрне тапшырырга кирәк. Гражданнарга түбәндәге формаларга игътибар итәргә кирәк:

- индивидуаль торак төзелеше яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәрнамә формасы;

- индивидуаль торак төзелеше яки бакча йорты объектын планлаштырылган төзү яки реконструкцияләү параметрларын үзгәртү турында хәбәрнамә формасы;

 - индивидуаль торак төзелеше яки бакча йортын төзеп бетергәннән яки реконструкцияләүдән соң хәбәрнамә формасы.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатып узганча, уведомлениегә исемлек законнар белән каралган документлар да беркетелергә тиеш.

 

Иң элек индивидуаль торак төзелеше яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәрнамә җибәргәндә түбәндәге документларны теркәргә кирәк:

 

1) күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән очракта, җир кишәрлегенә хокук билгеләүче документлар;

 

2) планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамә төзүче вәкиле тарафыннан җибәрелгән очракта, төзүче вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документ;

 

3) төзүче чит ил юридик заты булса, юридик затның дәүләт теркәве турындагы документларны рус теленә таныкланган күчерүе;

 

4) индивидуаль торак төзелеше объектының яисә бакча йортының тышкы кыяфәтен тасвирлау, әгәр индивидуаль торак төзелеше объектын яисә бакча йортын төзү яисә реконструкцияләү федераль яисә региональ әһәмияттәге тарихи җирлек территориясе чикләрендә планлаштырыла икән (объектның параметрлары, аның төс ягыннан хәл ителүе объектның тышкы кыяфәтен билгеләүче төзелеш материаллары күрсәтелә һәм башкалар). Дәүләт регистраторы шулай ук вәкаләтле башкарма органнар төзелешне тәмамлау турында хәбәр биргәннән соң җиде эш көне эчендә (төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә) күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү өчен документларны теркәү органына электрон рәвештә җибәрәчәкләрен искә төшерде. Шулай итеп, гражданнарга КФҮ аша Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, бу эшне  муниципаль хакимият органнары   эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International