“Экстремизмга - Юк!”

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

 3 сентябрьдә Россиядә Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу яңа истәлекле дата Бесланда (Төньяк Осетия) 2004 елның 1-3 сентябрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

 Беслан корбаннарын искә алганда, без барлык көчебезне милли һәм халыкара терроризмга каршы куярга, бу җинаятьчел акылсызлыкның җәелүенә юл куймаска тиешлегебезне онытмыйк. Буген без икенче Беслан кабатлануына юл куярга тиеш түгелбез, һәрберебездән уяу булу, җаваплылык таләп ителә. Болар терроризмга каршы эшчәнлектә төп арсенал булып тора. Шуны истән чыгармаска кирәк: терроризмны кисәтеп була. Россиядә яшәүче барлык халыкларның мәдәни һәм конфессиональ үзенчәлекләрен хөрмәт итү, үзләренең тиңдәшлекләрен саклауга хокуклары барлыгын онытмаска кирәк.

Илебездә гасырлар буе төрле милләт һәм дин вәкилләре яшәде. Безнең барыбызны да Ватанга мәхәббәт, бергә яулаган җиңүләр турында истәлекләр һәм Һәрвакыт бер-беребезгә җилкәбезне куярга әзер булу берләштерә. Бары тик толерантлык, бер-береңә хөрмәт белән карау терроризмның социаль базасын җәелдерүне кисәтәчәк, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә яклау табудан мәхрүм итәчәк. Үзебезнең бердәм җәмгыять, бердәм халык икәнлегебезне истән чыгармыйк!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International