Актаныш районы Казахстан өлкәсенең Таскалин районы белән хезмәттәшлек итәчәк

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Алтай Кульгинов белән очраштып,  җирле хакимият һәм бизнес вәкилләре белән эшлекле форум үткәрде. Эшлекле очрашуда Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Тимиров катнашты. Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районы һәм Татарстан Республикасының Актаныш районы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды, меморандум төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International