Бүген – 6 сентябрьдә Актанышның 2 нче мәктәбендә укучы 16 баланы хастаханәгә салганнар.
Үзәк район хастаханәсе табиблары балаларга кирәкле квалификацияле ярдәмне күрсәтәләр һәм тикшерү үткәрәләр.
«Актаныш хастаханәсендә, пациентлар күпләп килгәндә, ярдәм итү өчен кирәкле ресурслар бар. Медицина анализлары алынды һәм лабораториягә җибәрелде. Анализ нәтиҗәләре якын арада әзер булачак», – дип ачыклык кертте баш табиб А.Р. Хәев.