Татарстан Икътисад министрлыгы республика районнары үсеше рейтингын яңартты

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Татарстан Икътисад министрлыгы республика районнарының үсеш рейтингын яңартты. 2018 елның беренче ярты елында лидерлар өчлеге элеккечә Казан, Әлмәт һәм Лаеш калган.

Республика Икътисад министрлыгы белгечләре рейтингта башка катнашучылар арасында үзгәрешләрне билгеләгән. Шулай итеп, исемлектә  Алексеевск районы 5 баскычка, ә Кама Тамагы һәм Азнакай 3 баскычка күтәрелгән. Бу районнарда яхшы күрсәткечләр эшсезлек кимү һәм файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы арту белән бәйле.

Шулай ук белгечләр Татарстанда теркәлгән эшсезләр санын санаган. 1 августка булган мәгълүматлар буенча, күрсәткеч 0,51 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта республиканың 30 районында эшсезләр саны кимрәк булган. Бу күрсәткечләр буенча Актаныш, Лаеш һәм Кайбыч районнары лидерлар булган. Аларда эшсезлек күрсәткечләре 0,19 -0,23 процент тәшкил иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International