Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм концерты белән башланды бүгенге футбол чемпионаты. Оешма-предприятиеләр командалары арасында барган футбол ярышлары үзәк стадионда киеренке барды. Һәр команда үз оешмасының данын яклау өчен каршы як капкага туп типте. Финал ярышында - 30 август көнне “Иман” спорт сарае һәм кече нефть компаниясе "ГранаТ-Стан Групп" командалары кара-каршы уйнады. Ике уеннар соң да исәп 0 : 0 калды.
Оешма-предприятиеләр командалары һәр эш көнендә үзара ярышып, чемпионатта иң көчле футбол командалары ачыкланды. Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге командасы чемпионатта өченче урын яулады. Икенче урында "ГранаТ-Стан Групп” кече нефть компаниясе. “Иман” спорт мәктәбе командасы беренче урын яулады.