РАЙОНДА ФУТБОЛ ЧЕМПИОНАТЫ ТӨГӘЛЛӘНДЕ: актанышлыларның футболлары да гармунлы булды бүген

2018 елның 28 июле, шимбә

Иске Байсар футболчылары белән Пучы авыл җирлеге командасы 3-4 урын өчен көч сынашса, Актаныш белән Татар Суыксуы авыл җирлекләре үзара беренчелек өчен уйнады.

25 июнь көнне Актаныш стадионында авыл җирлекләре командалары арасындагы футбол чемпионаты старт алган иде. Бер ай дәвамында кичке сәгатьләрдә үзәк стадион тынып тормады, биредә һәр эш көнендә командалар үзара ярышты.

28 июль кичендә исә, район чемпионаты тантаналы төстә үзенең финалына килеп җитте. Ай дәвамында туп типкән авыл җирлекләре бүген призлы урыннар өчен көрәшәчәк командаларның уенын тамаша кылырга килгән иде.

Иске Байсар футболчылары белән Пучы авыл җирлеге командасы 3-4 урын өчен көч сынашса, Актаныш белән Татар Сыуксуы авыл җирлекләре үзара беренчелек өчен уйнады.

Өч сәгатьтән артыкка сузылган чараны бер генә җанатар да вакытыннан алда ташлап чыгып китәргә базмады. Футбол мәйданында барган “көрәш” вакытында тын алырга да куркып утырган җанатарлар, туп капкага керү белән, дәрраү күтәрелеп, стадионны алкышларга күмде. Алар тарафыннан футболчыларның исемнәре дә күптән ятланган, җиңәргә тиеш команда да күптән билгеле кебек иде. Әмма финал уеннары кискен борылышлар белән барды, исәпне дә 1:1 итеп тәмамлады уенчылар. Судьялар исә, җиңүче команданы билгеләр өчен,  пенальти билгеләргә мәҗбүр булды.  Ягъни  һәр команда каршы як капкага  чиратлашып бишәр туп кертергә омтылып карады. Нәтиҗәдә, Татар Суыксуы авыл җирлеге командасы авыл җирлекләренең  тәүге футбол чемпионатында абсолют җиңүче дип танылды. Лаеклы җиңү, егетләр, булдырдыгыз!

Чемпионат шартлары буенча, җиңү яулаган командалар хөрмәтләнде, аларга медальләр, кубоклар тапшырылды. Тир түгеп алган әлеге дәрәҗәле бүләкләрне егетләргә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фәттахов шәхсән үзе тапшырды. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Энгель Нәвап улы ай дәвамында уеннар белән кызыксынып торды, шактый уеннарны стадионда җанатар буларак күзәтте ул.

Бүген район үзәгендә  үткән футбол чемпионатының финалы нәкъ менә “Актаныш гармуннары” Бөтенрәсәй фестиваленең ябылу көненә туры килгән иде. Шул нисбәттән чемпионатны оештыручылар тантаналы мизгелләрне гармун моңы астында тәмамлады. Футболчыларыбыз өчен Россия һәм Татарстан гимннарын Рөстәм Гарифҗанов баянда башкарды. Актаныш шаккаттыруын дәвам итә, кыскасы!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International