Актанышта бүген һәр урамда гармун моңы агыла, дус-иш, туган-тумача, очрашып, җыр суза

2018 елның 27 июле, җомга

Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар-гармунчылар белән беррәттән, Актанышка күренекле якташларыбыз да кайтты бүген. Актанышта һәр кеше дә җырлый, дигән гыйбарәне киләчәктә, Актанышта һәркем дә гармунчы, дип тә әйтербез әле!

“Актаныш гармуннары” фестивале тәүге тапкыр гына узуга карамастан, бәйгедә Актаныштан гына да 100 гармунчы катнаша. Сабантуй мәйданында кунакларны да актанышлылар җырлап-биеп, гармунда уйнап, татар өендә каршы алды. Актаныш турында фильм караган кунакларны авыл мичендә пешкән коймак, самоварда кайнаган, төрле үләннәр салып төнәтелгән чәй белән сыйладылар.

Актанышның һәр җирлегенең тарихы, күргәзмәлеге белән танышканнан соң, кунакларыбыз-бәйгечеләр төрле мастер-классларда осталыкларын чарладылар. Сабантуй мәйданының нәкъ уртасына куелган сәхнәдә әлеге сәгатьләрдә гармунчылар бәйгесе бара.

“Актаныш гармуннары” Бөтенрәсәй  фестивалендә барлыгы 300ләп гармунчы катнаша.   Самара, Төмән, Киров өлкәләре, Татарстан, Удмуртия, Башкортстан һ.б. республикалардан килгән гармунчылар һәммәсе дә үз төбәкләренең милли үрнәкләрен чагылдыручы татар киемнәреннән килгән. Гармуннарның да ниндие генә юк! Аларның бизәлешеннән, төсләре балкышыннан күзләр камаша.

Балалар мәйданчыгы “Сөн” мәйданында, аерым башкаручылар мәйданчыгы “Агыйдел” мәйданында, ансамбльләр мәйданчыгы “Ык” мәйданында гармунчылар чыгыш ясый. Осталар  Рәшит Мостафин, Кирам Сатиев, Айнур Моратов һәм татар гармуннарын ясаучы Айрат Харисов остаханәләрдә эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар – дәресләр бирәләр.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International