Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

-Балаларга кече яшьтән – 2-3 өч яшьтән үк ничек тәрбия бирергә? Гаиләдә ата-ана нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән ничек шөгыльләнергә? Мәктәптә балаларга тәрбия һәм әхлак дәресләрен ничек укытырга? – 25 июль көнне Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булып, Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховка әлеге сорауларны юллады.

Укытучылар династиясен дәвам итүче гаиләдә тәрбияләнеп, җаваплы урыннарда эшләүче, һәрвакыт балаларның, яшьләрнең сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирүче Энгель Нәвап улыннан олуг аксакал Айрат хәзрәт җитәкче, ир-ат, әти һәм дәү әти буларак  киңәш бирүен, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорады.

Актанышта район җитәкчелегенең Актаныш мөхтәсибәте каршында эшләп килүче Аксакаллар шурасы белән бергәләп озак еллар дәвамында нәтиҗәгә эшләүче матур үрнәге булдырылды. Моннан тыш, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ислам диненең нигезен тәшкил итүче әхлак тәрбиясен бирүдә дә районның  эш һәм укыту тәҗрибәсе бар. Район мөслимәләре һәм хәзрәтләр балалар, үсмер егет-кызлар белән мәктәпләрдә дә, мәчетләрдә дә даими очрашып, сөйләшеп торалар. Укытучылар һәм әти-әниләр белән бергәләп, ел дәвамында төрле чаралар үткәрәләр.

Татарстан диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та балаларга әхлак нигезләрен, дини тәрбияне кечкенәдән өйрәтү буенча Актаныш гимназиясендә булып, балаларга һәм укытучыларга күрсәтмә ачык дәрес үткәргән иде. Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин үзе дә гимназиядә әхлак дәресләре алып бара башлады узган уку елында.

Актаныштагы үрнәк тәҗрибәне Татарстан район һәм шәһәр балалар бакчаларында, мәктәпләрендә татар мохитен, төрле милләт балалары белем алучы мәктәп үзенчәлекләрен искә алып ничек кулланырга? Балалар кечкенәдән  тәрбияне күз хәтере аша кабул итә – үзләштерә. Шунлыктан, матбугат чаралары, телевидение аша күрсәтелүче зәвыклы, мавыктыргыч, әдәпле тапшырулар, татарча мультфильмнар аша балаларны ничек тәрбияләргә? Ислам дине нигезләрен, әхлак тәрбиясен ничек өйрәтергә? Район җитәкчесе Энгель Фәттахов белән ачыктан-ачык сөйләшү барышында аксакал Айрат хәзрәт Әюпов әлеге сорауларны, четерекле  мисаллар китереп, Энгель Нәвап улына бирде. Аларны хәл итү буенча Актаныш үрнәкләрен үз эшчәнлеге өчен язып та алды.

Татарстанның олуг аксакалы Айрат хәзрәт Актаныштагы дөньяви-дини белем бирү үрнәкләре белән танышып, Актаныш гимназиясендә, “Бүләк” лагеренда булды. Балалар, укытучылар белән очрашып сөйләште. Район Җәмигъ мәчетендә җәмәгать белән  өйлә намазы укыганнан соң, районда дин тотучы мөселман кардәшләр белән очрашып, аларның сорауларына җаваплар бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International