Актаныш гармун моңын халыкка кайтару буенча 27-28 июль көннәрендә олуг кунакларны – гармунда уйнаучы осталарны төрле төбәкләрдән үзенә кабул итәчәк

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Актаныш гармун моңын халыкка кайтару буенча 27-28 июль көннәрендә олуг кунакларны – гармунда уйнаучы осталарны төрле төбәкләрдән үзенә кабул итәчәк.

Гармунчылар үз осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, үзара аралашып, иҗади багланышлар урнаштырып, мастер-классларда белемнәрен дә ныгытачак. Гармун уйнап бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. 10 яшьтән башлап, теләгән һәр иҗатчы катнаша ала.

Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән гармунчылар арасында үзара көч сынашу - «Көй тартыш» интерактив бәйгесе иң кызыклысы булыр дип көтелә. Чөнки һәр төбәк халкының үз моңнары, милли калориты. Мондый иҗади дуслык киләчәктә татарның гармун моңын тагын да югарырак баскычка күтәрер дип фаразлана.  Ике елга бер үтәчәк “Актаныш гармуннары” фестиваленең гала-концерты киләчәктә Татарстанның мәркәзе Казан шәһәрендә үк үтәр дигән ышаныч та бар – гармун осталарының хыял-омтылышы бу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International