Бөтенрәсәй «Актаныш гармуннары» фестиваленә рәхим итегез!

2018 елның 24 июле, сишәмбе

27 июль, җомга

12.00–13.00 Фестиваль кунакларын каршу алу, теркәү, «Гармунчылар аланына» урнашу

13.00–14.30 Төшке аш

14.30–15.00 «Татар гармуннары һәм аларны ясаучы осталар» фото күргәзмәсен ачу

15.00–16.30 Бәйге кысаларында конкурсантларны тыңлау

1.Балалар мәйданчыгы – «Сөн» мәйданы

2.Аерым башкаручылар мәйданчыгы – «Агыйдел» мәйданында

3.Ансамбльләр мәйданчыгы – «Ык» мәйданында

15.00–18.00 Татар халык декоратив сәнгате һәм татар сувенирларын; авыл фермерлары җитештергән товарларны сату

16.30–18.00 Танылган татар гармунчылары Рәшит Мостафин, Кирам Сатиев, Айнур Муратовларның остаханәләре эшчәнлеге һәм татар гармуннарын ясаучы күренекле оста Айрат Харисов остаханәсе эшчәнлеге

18.00–19.30 Кичке аш

19.30–21.00 Фестивальне ачу тантанасы. Бәйрәм концерты

21.00–22.00 «Көй тартыш» интерактив конкурсы

22.00 Кичке уеннар

 

28 июль, шимбә

7.30–8.00 Йокыдан тору. Татар халык көйләренә күнегүләр ясау

8.00–9.30 Иртәнге аш

9.30–10.00 «Актаныш урамнарында татарның гармуннары» исемле җырлы-биюле уен программасына әзерлек

10.00–11.00 Актаныш авылы урамнарыннан (Тукай, Татарстан, Н. Дәүләт урамнары) фестивальдә катнашучы гармунчыларның җырлап биеп узулары

11.00–11.40 Фестивальдә  катнашучыларның Актаныш басмасында күмәкләшеп истәлеккә фотога төшүе

11.40–12.00 «Актаныш гармуннары» Бөтенрәсәй татар гармунчылары фестиваленең истәлекле стелласын ачу тантанасы

12.00–13.00 Фестивальне йомгаклауның тантаналы концерты

13.00–14.00 Төшке аш, кунакларны озату

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International