"Әдәби мәйдан"да квест-уен

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

17 июль көнне үзәк китапханә мәдәният һәм сәнгать паркында “Әдәби мәйдан”да квест-уен уздырды.Чарада “Китап алсаң кулыңа- нур сибелер юлыңа!”, “Буккроссинг-җанлы китап киштәсе” китап күргәзмәләре оештырылган иде. Ике сәгать дәвамында “Әдәби мәйдан”га җыелган актаныш халкы “Әдәби-экспресс”, “Халык авыз иҗаты”,”Сюрприз” , “Танып- белү”, “Шигъри дөнья”, “Анаграммалар” станцияләрендә китаплар иленә сәяхәт кылдылар. Сәяхәттә балалар һәм зурлар   төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, башваткычларга, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, шигырьләр иҗат иттеләр, асфальта рәсемнәр ясадылар, әкиятләр иленә сәяхт иттеләр, мини- викториналарда көч сынаштылар.Чарада катнашкан һәркем бүләккә ия булды.

  

  

  

  

  

  

  

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International