Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгедә Актанышта бүген яшь талантлар сәхнә тота

2018 елның 30 июне, шимбә

Бәйге тәүге тапкыр гына үтүгә карамастан, 15-35 яшь аралыгындагы  яшьләр аны мәртәбәле бәйге буларак кабул итте. Республикабызның, төбәкләрнең яшь талантлары, бәйге турында ишетүгә үк, остазлары белән фестивальгә әзерләнә башлаган иде инде. Хәзерге вакытта Актанышта нәфис сүз, җыр, бию буенча сайлап алу турлары бара – бәйгегә төрле төбәкләрдән 250 катнашучы килде. Яшь башкаручылар да, остазлары да бик дулкынланалар.  Быел катнашырга иртәрәк әле миңа, бәйгене тамаша гына кылачакмын, дигән яшь башкаручылар да, Актанышка килеп, бәйгенең барышын күзәтә.

Әлфия  Авзалова исемендәне төбакара фестиваль - бәйге 2000 елда тәүге тапкыр үткәрелгән иде. Быел ул яңа баскычка күтәрелде – халыкара бәйге буларак яшь талантларны үзенә җыйды. Бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, Актаныш районы башкарма комитеты, Әлфия Авзалова фонды һәм “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле гамәлгә куя, оештыра. Әлфия Авзалова фонды президенты – Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия әнисенең исемен мәңгеләштерүче мондый олы мәртәбәле бәйгене оештыручыларга, Актаныш халкына һәм район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховка олуг рәхмәтен белдерде.

Җыр һәм моң бәйрәмендә мәртәбәле жюри - Татарстанның халык артисты, Башкортстанның һәм Рәсәйнең атказанган артисты  Салават Фәтхетдинов, Татарстанның һәм Рәсәйнең халык артисты Венера Ганиева, композитор, җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы Риф Гатауллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрь  Мөхәммәт Мирза һәм башкалар бәя бирә.

Бәйгедә катнашучылар өчен ымсындыргыч сөенечле хәбәр – гран-при яулаучыга бүләккә 100 мең сум биреләчәк!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International