Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйге башланды. Истәлекләр – Айгөл Әхмәтгалиева: "Моңсыз булып кара..."

2018 елның 29 июне, җомга

Кеше китә - җыры кала, диләр... Чәчелгән-сибелгән татар халкының горурлыгы Әлфия апабыз да, истәлеккә җыр-моңын калдырып, китте дә барды. "Халкым, тамашачым, Актанышым" дигән сүзләрне теленнән төшермәде ул. Очрашканда, якташым, дип, кочак җәеп күрешә иде дә, үзенә хас шаян-җор теле белән җәһәт кенә күргән-белгәннәрне сораштырып ала иде. Әйтерсең, Актанышның һәр кешесе - якыннан-якын туганы... Туган якка, туган туфракка, кешеләргә булган мәхәббәте җырларында, якты йөзендә, чаялыгында, бөтен булмышында чагыла иде.

Милләтебез алдында куйган хезмәтен сүзләр белән бәяләү мөмкинме соң?!. Кызыл, төче сүзләрне яратмас иде, "кит әле, исәр сатып торма әле", дип кул гына селтәр иде дә, ятимлектә үткән балачагын, артист хезмәтенең, юл гизүнең газапларын берчә көлеп, берчә күз яшьләрен сөртә-сөртә, кыйсса-кыйсса итеп сөйләп алыр иде...

Берәү дә мәңгелек түгел шул... Әлфия апа да китте. Әмма аның җырлары, ул җырларны, моңнарны дәвам итүчеләр калды. Фестивальнең нәкъ менә Актанышта - газизләрдән-газиз туган ягында узуын Әлфия апа үзе дә шаян гына елмаеп, бакыйлыктан күреп-күзәтеп торадыр шикелле. "Җырым тагын Актанышыма, халкыма кайтты. Җыр исән, моң исән", - дип, рухы сөенәдер...

                                                                         Айгөл Әхмәтгалиева

Моңсыз булып кара...

Моңсыз булып кара:

Дөнья йөген

Уфаллага төяп тартканда;

Җилкәләргә җиз кыңгырау түгел,

Аһ-зарларны чуклап такканда.

Моңсыз булып кара:

Ач ятимлек

Кубызына көйсез биеткәндә;

Күрше кызы түгел, күрше казы

Икмәк тәмен уртак иткәндә.

Моңсыз яшәп кара:

Сарылганда

Агыйделдә бөдрә талларга;

Чиксезлектән каурый-каурый болыт

Үзе бер моң булып тамганда.

Моңсыз яшәп кара:

Син - халкыңның,

Халык - синең җаның булсын да.

Өйдән-өйгә, илдән-илгә гизәр

Җыр канаты килеп кунсын да.

Моңсыз булып кара:

Фанилыктан

Белеп яшә беркөн китәсен...

Татар җырын, татар җанын шулай

Әлфиясез, ятим итәсен...

Моңсыз булып кара:

Ук шикелле

Мәңгелеккә сызылып үткәндә,

Күбәләк-җан, җырга әверелеп,

Янә җиргә, илгә киткәндә

Моңсыз булып кара...

Актанышның

Шомырт күзле гади бер кызы -

Гомерләрне җырга тоташтырган

Меңьяшәре, якты йолдызы

Өзелмәс кыл гүя:

Күкләр ярып

Бер кайтаваз чыңлый күңелдә.

Ул - Әлфия җыры, татар җыры! -

Мәйдан тота әле бүген дә.

Моңсыз булып кара:

Бәгырьләрнең

Сиртмәсенә былбыл кунганда;

Халык исән, халык яши әле

Татар җыры исән булганда.

Моңсыз булып кара...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International