“Бүләк” лагеренда үтелгән һәр көн әйдәман-укытучыларга –имтихан, балаларга – үз сәләтләрен ачуда, үзләрен танып белүдә могҗизалы сәяхәт

2018 елның 29 июне, җомга

25 июнь көнне үк үзенә төрле төбәкләрдән - Магнитогорск, Мәскәү, Оренбург,  Ижау, Саратов, Пермь, Башкортостан Республикасы, Төмән өлкәсеннән балаларны җәйге ялга кабул итә башлаган  "Бүләк" балалар ял һәм сәламәтләндерү аланының I төбәкара профиль сменасы  28 июнь көнне тантаналы ачылды.

Футбол буенча дөнья чемпионатына килгән кунакларны сабантуйга чакырган тантана, лагерьда ял итүче сәхнә йолдызлары әзерләгән концерт икенче сменада ял итүче балаларның сәләтләрен һәм иҗади мөмкинлекләрен ачты.

Лагерьның төбәкара профиль сменасын ачу тантанасында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашты. Балаларның  сәламәтлекләрен ныгытуда һәм белемнәрен арттырып, мастер-классларда максатчан шөгыльләнүдә һәр мөмкинлектән файдаланып калуларын теләде. Яңа уку елыннан мәктәп тормышының яңа баскычына күтәреләсез һәр елны, җәйге ялыгыз файдалы һәм нәтиҗәле үтә икән – сезгә яңа форматта уңышка ирешү бик җиңел биреләчәк дигән фикерен белдерде ул. Чөнки биредә балаларга тудырылган шартлар да, алар белән шөгыльләнүче әйдәманнар да, мастер-классларда төрле юнәлешләрдә белем бирүче остазлар да сәләтле балаларның аң-белем дәрәҗәсенә һәм күпкырлы талантларына тәңгәл китереп сайлап алынган.

Лагерьда үтелгән һәр көн әйдәман-укытучыларга –имтихан, балаларга – үз сәләтләрен ачуда, үзләрен танып белүдә могҗизалы сәяхәт.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International