Бүген - 28 июнь көнне 11.00-12.00 сәгатьләрдә Актаныш авылы Ленин проспекты 17 йорт адресы буенча урнашкан муниципаль район Советы бинасының 22 бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров гражданнарны кабул итте. Алдан язылып, гозере белән мөрәҗәгать итүче сигез райондашыбыз, борчыган сорауларын хәл итүдә ярдәм сорап, Ирек Хәйдәр улына мөрәҗәгать итте.