Авыл районнарында һәм халык саны аз булган шәһәрләрдә яшәүче укучы балалар арасында классик шахмат буенча Татарстан беренчелеге Актанышта икенче тапкыр үтә.
Бүген – 23 июнь көнне бәйгене тантаналы ачудан соң, ярышлар башланып та китте. Тугыз районнан килгән 100 бала 23-26 июнь көннәрендә 9 тур уйнап, үзара зирәклектә көч сынашачак.
Ярышларның баш хөкемдары - Татарстан Республикасы шахмат федерациясенең вице-президенты, I категорияле хөкемдар Николай Николаевич Коротаев.
Беренчелек ТР шахмат федерациясе һәм “БлагоДарение” фонды ярдәме белән үткәрелә. Барысы биш номинациядә - кызлар һәм малайлар арасында -җиңүчеләр билгеләнәчәк. II - III урын алучылар медаль, диплом, акчалата призлар белән бүләкләнә. Беренче урынны алучы 10 җиңүчегә махсус кубок та тапшырылачак.