Актанышлар гает намазын Төркия Республикасыннан килгән Коръән –хафиз Ариф Бингол белән укыды

2018 елның 15 июне, җомга

Бүген -15 июнь көнне Актаныш районының 52 мәчетендә дә гает намазы иртәнге 6 сәгатьтә вәгазь белән башланып китте. Вәгазьдән соң гает намазы укылды. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов гает намазын район үзәге Җәмигъ мәчетендә укыды.

Рамазан ае дәвамында Актанышыбызда Төркиядән килгән Коръән –хафиз Ариф Бингол кунак булды. Мәчетләрдә вәгазьләр сөйләде, Коръән, тәравих намазлары укыды. Актаныш халкының имин тормышта бәрәкәт белән яшәвен теләп  догалар кылды.

Ариф хәзрәт Актанышта гает намазы укыганнан соң, олы сәфәргә – Төркиягә кайтырга кузгалды. Район җитәкчесе Энгель Фәттахов актанышлылар исеменнән рәхмәт белдереп, Ариф хәзрәткә чәкчәк бүләк итте. Район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Коръән-хафизга  мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International