Актанышта “Татар Швейцариясе” дип исемләнгән экскурсияләр оештырылачак

2018 елның 9 июне, шимбә

Быел Актанышта “Татар Швейцариясе” дип исемләнгән экскурсияләр оештырылачак.

Легендар җырчыбыз Әлфия Авзалова әле үзе исән вакытта ук Актанышны “Татар Швейцариясе” дип әйткән. Чыннан да, Актанышны татарларның башкаласы дип атарга мөмкин. Хәтта башка төбәкләрдән күченеп килүче башка милләт кешеләре дә бер-ике елдан соң татар телендә сөйләшә башлый. Актанышта милли һәм мәдәни традицияләр сакланган. Мәсәлән, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бар, ул Татарстан Республикасының иң яхшы ансамбльләре исәбендә тора. Районның һәр икенче яшәүчесе җырлый да, бии дә белә.

Экскурсияләр Сабан туеннан соң да үткәреләчәк. Мәсәлән, июнь ахыры – июль ае башында районда Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-конкурсы булачак һәм июль ае азагында “Татар гармуны” фестивале үткәреләчәк. Барлык өч чарага да кунаклар, туристлар килер дип фаразлана.

“Татар Швейцариясе” экскурсиясендә барлык шартлар да тудырылган: программада кызыклы чаралар, танылган артистлар катнашуы, салют булачак. Кунакларга ике урынлы кунакханәләр каралган, ашау ягына килгәндә, музыкаль бизәлеш белән милли татар кухнясы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International