Энгель Фәттахов: “Актанышның һәр басуында булдык, шытымнар әйбәт, җәй дәвамында басуларны югары уңыш алырлык итеп тәрбиялисебез бар”

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

-Бик җаваплы көн булды бүген безнең, хуҗалык җитәкчеләре белән район хуҗалыклары басуларын карадык. Бергәләп сөйләшеп, һәр басуга анализ ясап, җәй буена эшлисе эшләрне планлаштырдык, - диде район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 7 июнь көнне иртәнге сәгать биштә хуҗалык рәисләре белән хуҗалыклар басуларын карый башлап, кичке сәгать алтыда гына Актаныш үзәгенә кайтып кергәннән соң. - Районның бөтен басуларын карап чыктык. Үзем өчен дә кирәк иде һәр басудагы игеннәрнең тишелеш сыйфатын белү.  Авыл хуҗалыгы идарәсе, игенчелек бүлеге әйбәт маршрут әзерләгәннәр. Бер генә арткы басуны да калдырмадык. Иң мөһиме -  хуҗалыкларда чәчүләр уңышлы гына төгәлләнде. “Саф” хуҗалыгында гына чәчү тәмамланмаган әлегә. Анда да  иртә чәчелә торган культуралар чәчелеп беткән. “Эконом” хуҗалыгында кукуруз чәчеп бетерелмәгән. Башка хуҗалыкларда чәчелмәгән басуларны  күрмәдек.

 Игеннәр әйбәт шытым биргән, быел ел да әйбәт килә. Дым да бар. Һава температурасы да уңай. Анысы, әлбәттә, сөендерә. Энгель Нәвап улы район хуҗалыклары басуларындагы уҗымнарның торышына  анализ ясап, үзенең фикерләрен дә белдерде:

-Без, ничек булыр, дип борчылган басуларда да тишелеш әйбәт. Әйбәт шытым - ул бик зур нигез  югары уңыш алуда. Без хәзер уҗымнарны дөрес тәрбияләргә тиеш.  Төп максат – игеннәрне тукландыру, чүп үләннәренә, авыруларга, корткычларга каршы эшкәртү. Шуларны үз  вакытында эшләп барганда  быел югары  икмәк уңышына  өмет итә алабыз. Басулар бик матур  “Нигез”, “Башак”, “Чишмә”, “Ташкын”, “Әнәк”, Нур Баян исемендәге, “Тамыр” хуҗалыкларында. Тиешенчә эшләсәк, һәр  басуда сыйфатлы   икмәк үстерергә була. Без бүген шулай сөйләштек. Борчыган мәсьәләләр дә бар - басу культурасы азрак арткарак чигенә башлаган. Ул хакта да  сөйләштек. Багана төпләрен эшкәртеп бетермәгән хуҗалыклар бар. “Әнәк”кә кисәтү ясадык. Чәчердә, “Актаныш” агрофирмасында да берничә урында күренде – кисәттек.  Гади мәсьәлә, дип карарга кирәкми. Актаныш игенчесе исеменә без тап төшермәячәкбез. Басу башлары, багана төпләре, чәчү сыйфаты, чәчүлекләрнең тигезлеге – боларны катгый таләп итәчәкбез. Шунысы сөенечле - бөтен җитәкчеләр дә белә, аңлый моны. Һәр тармакта эшне тиешле югарылыкта алып барачакбыз. Әле җәйне башладык кына. Җәй дәвамында басуларны югары уңыш алырлык итеп тәрбияләрбез. Чүпле басулар да бар, ләкин алар әлегә куркыныч түгел. Билчәннең чыга торган вакыты хәзер. Вакытында эшкәртсәк җиңәбез. Иң мөһиме – сыйфатлы  шытым. Начар тишелешле, сыйфатсыз  басулар бар, сәбәбе - салам күп булып,  җирне әйбәтләп эшкәртми чәчкәннәр. Саламны кертергә кирәк анысы, ләкин  җирне яхшылап эшкәртеп, әйбәт сыйфат белән чәчәргә кирәк.

Эшләгән эшләр җитәрлек. Ләкин шул ук вакытта башка районнар да тик ятмый.

-Мине бигрәк тә терлекчелек тармагының үсеше борчый, - диде район җитәкчесе Энгель Фәттахов. - Элек Кукмара белән бер дәрәҗәдә сөт тапшыра идек. Алар бүген көненә 250 тонна сөт тапшыра. Ә без бүген хуҗалыклардан нибары 160 тонна сөт тапшырабыз. Терлекчелектә бу ел ахырына көненә  200 тонна сөт тапшыру бурычы куйдык үзебезгә. Баш саннарын да 40 000 гә җиткерү кирәк. Без - инвесторларсыз эшли торган район, тәҗрибәбез бар, җаваплылык та зур, заманнан, башкалардан алда барырга, яңача уйларга, бердәм һәм тиз эшләргә кирәк. Шул темпны  саклаган хәлдә район авыл хуҗалыгы тармагында икътисад нигезен терлекчелек тармагыннан формалаштырасым килә район башлыгы буларак.  Актаныш игенчесе исеменә тап төшермичә, сыйфатлы икмәк үстереп, сыйфатлы терлек азыгы әзерләп, акча керемен терлекчелектән формалаштырырга иде. Без бергәләп куйган бурыч-максатларга ел ахырында ирешербез дип ышанам, хуҗалык җитәкчеләре тәҗрибәле һәм җаваплы – хуҗалык язмышы өчен дә, кул астында эшләгән игенче, терлекчеләр өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле карарлар кабул итә торган булдыклы егетләр алар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International