Актаныш милли бәйрәмебез Сабантуйга дәшә – дус-иш, туган-тумачаны, якташларны кунакка чакырыйк!

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

16-17  июньдә Актанышта халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй!

16 июнь  көнне бәйрәм -  авыл җирлекләрендә,  17 июньдә сабантуй район үзәгендә  үтәчәк.

Татарча көрәш һәм ат чабышлары, һәрвакыттагыча, бәйрәмнең йөзек кашы булачак. Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, балык тоту, капчык, кәлүш киеп, кашыкка йомырка салып, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.

Милли бәйрәмебез быел үзенчәлекләргә, яңалыкларга бай булачак. Сабантуйга түбәтәй-калфак киеп килү дә хуплана. Үзегезнең иҗадилыкны, кул эшләренә – чигү-тегүгә осталыгыгызны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек! Гаиләдә буыннан-буынга күчеп килүче кабатланмас милли үрнәкләрне, актанышлыларга гына хас киенү рәвешен һәр җирлек тәкъдим итәр дип көтелә. Һәр ел саен яратып карый торган бәйгеләргә шул рәвешле быел һөнәрче-осталар бәйгесе дә өстәлә.

Актанышлылар, сабантуйларны матур эшләребез, хезмәт уңышлары белән каршы алыйк, шатлык-сөенечләребезне уртаклашып бәйрәм итик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International