Әлфия Когогина: “Җирлекләрдә социаль объектлар төзү авылны саклый”

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты – сәнәгать комитеты әгъзасы Әлфия Гомәр кызы Когогина 29 май көнне Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды.

Актаныш җирлекләрендә халыкның яшәү шартлары, авылларның социаль йөзе белән танышып, Әлфия Гомәр кызы, иң элек, Пучы авылының тарихи истәлекле урыннарын карады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов мөхтәрәм кунакны Пучы авылында төзелеп килүче 120 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше белән дә таныштырды. Балалар бакчасын Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “ПМК” җәмгыяте төзи. Быел көз балалар бакчасы үз эшчәнлеген башлар дип көтелә.

Әлфия Когогина Такталачык авылында төзелүче 200 урынлык мәдәният йортының төзелеш барышы белән танышканнан соң, үзенең фикерләре белән дә уртаклашты.

-Авылларда социаль объектларның, җәмәгать үзәкләренең төзелүе авыл халкын берләштерә. Алар җәмәгать үзәкләренә килеп, актив тормыш белән яшиләр, үзара аралашалар, дуслашалар, яңа идеялар туа, гореф-гадәтләрне саклаучы матур традицияләр барлыкка килә, - диде ул.

Такталачыкта төзелүче мәдәният йорты авылның Җәмәгать үзәге буларак ачылып, үз бинасында авыл җирлеге Советын, китапханәне, мәдәният йортын берләштерәчәк. Мәдәният йортын төзүче “Газстройсервис” җәмгыяте эшчәнлегенә карата да Әлфия Гомәр кызы уңай фикерен белдерде.

Актаныш үзәгендә технологик техникумда булып, Әлфия Когогина Актаныш технологик техникум эшчәнлеген карады. Яңа дөньякүләм WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханның барышы, матди-техник база белән танышты, тулай торакларда студентларның яшәү шартларын өйрәнде.

Техникум белән “КамАЗ” җәмгыяте арасында элемтә булдыру өчен матди-техник мөмкинлекләрне караганнан соң, студентларга гамәли күнекмәләр үтү өчен КамАЗ автомашинасы узелларын техникумга кайтарту буенча эшлекле сөйләшү булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International