Солдат эзләре буйлап...

2018 елның 22 мае, сишәмбе

22 май көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре  1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 2 “А” сыйныф укучылары белән  “Солдат эзләре буйлап” дигән хәрби  уен квест уздырдылар.

 1 сәгать буе квестта катнашучылар зирәклеккә, логик фикерләүгә юнәлдерелгән  төрле сынауларны үттеләр,  сугыш чоры тарихын искә төшерделәр, хәрби җырлар башкардылар, яралы солдатка беренче ярдәм күрсәттеләр һәм кыр шартларында госпитальгә алып бару чараларын күрсәттеләр.  Квест уенның төп темасы яшерелгән байракны табу иде.  Квест уенның барлык сынауларын үтеп, укучылар  яшерелгән байракны таптылар.

 Чарага нәтиҗәләр чыгарылып, урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

“Ракетчылар  ” беренче  урынга лаек булдылар, ә “Пулеметчиклар” икенче урынга лаек булдылар.

Квест уенда катнашкан  сыйныфка  оештыручылар истәлеккә китап тапшырдылар,    ә катнашучылар  конфетлар белән сыйландылар.

Квест уенда катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә аларга зур уңышлар телибез!!!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International