Чын татарча җырлап, гармун уйнап яшә, моңлы татар авылы!

2018 елның 18 мае, җомга

Авылларда үстек, без авылга

Хаклы мәдхияләр җырларга...

Һәр авылның үз тарихы, мәдәният – сәнгатьтәге талантлары, һөнәрчелек һәм кул эшләре, милли ризыклар әзерләү буенча осталары бар. Ә безнең Иске Кормаш авылы районда иң бай тарихлы авылларның берсе. Без авылыбызның тарихы һәм осталары белән тагын да тирәнрәк танышу өчен авылдашларны һәм кунакларны мәдәният йортына - талантлар утравына җыйдык. Йөз кат ишеткәнче бер кат күрүең хәерле, дип, без утрау буйлап сәяхәткә кузгалдык.

Мәдәният йортының ишеген ачып керүгә халыкны фойеда үзешчәннәр хоры каршы алды. “Кормашлылар” дигән сүзләр кертеп тә җырланган татар халык җырлары беренче мизгелдә үк авылдашлар күңелендә горурлык хисләре уятты. Тамашачыларга Талантлар утравына багышлап эшләнгән буклетлар таратылды.

Күргәзмәләр ягына юл тотабыз. Безне зур өстәлнең уртасында  авылыбызның оста пешекчеләре әзерләгән чәк-чәк, бәлеш, тәбикмәк кебек милли ризыклар куелган өстәлдә самовар каршы ала. Өстәлдәге сыйлар – безнең тарих. Безнең авыл элек-электән ипи пешерү осталары белән дан тоткан. Авылның Миңнеханов Колый исемле кешесе Бакалыдан он алып кайтып, калач пешереп, базарда саткан. Шулай ук Сәрвәр һәм Рафис исемле кешеләрнең дә оста ипи пешерүчеләр булганлыгы билгеле. Авылдашларыбыз кулы белән төрле оннардан пешерелгән икмәкләр күргәзмәсендә шул турыда искә алына. “Безнең авылны 12 чишмәле авыл дип йөрткәннәр. Аларның һәр берсенең үз исеме бар, хәтта тәмнәре белән дә аерыла алар. Мәсәлән, Шифалы чишмә, Ат чишмәсе, Кыйбла чишмәсе, Таллы чишмә, Җырлы чишмә һ.б. Шушы чишмәләрнең сулары күчтәнәч итеп әзерләнде авыл көнендә . Күргәзмәнең өченче өлеше балык ризыкларына багышлана. Безнең Кәҗә күпере дип аталган күлебез, аның да үз тарихы бар. Менә шул күлдә элек-электән бик тәмле табан балыклары булган. Хәзер инде күлдә башка төрле балыклар да бар. Безнең Кормаш кәбестәсен ашап карамаган кеше юктыр,  чөнки ул сыйфаты белән һәрвакыт үз исемен саклап, аклап килде. 1951 нче елда “Өмет” яшелчәчелек ширкәте оештырылды. Бер төркем яшьләр яшелчә үстерү белән шөгыльләнә башлыйлар. Аллага шөкер, бүгенге көндә дә үз авылыбыз кәбестәсеннән ниләр генә әзерләмибез.  Күргәзмәгә дә куелды ул ризыклар.  Түрдәге кәрзиндә  электән   әби-бабайларыбыз урман-кырларга эшкә киткәндә үзләре белән ашъяулыкка төреп алган ризыклар. Чөнки әбәткә кайтып йөрү мөмкинлеге булмаган. Ә ризыкның калганын, өйгә кайткач,

балаларга “куян күчтәнәче” дип биргәннәр.

Кул эшләре күргәзмәсе урнашкан икенче залда  кул эшләренең нинди төрләре генә юк. Осталар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бар. Хәтта ошаган әйбереңне сатып алырга да мөмкин. Ә иң кызыгы – чыбыркы күргәзмәсе. Кешеләр хайваннарны кулга ияләштереп, көтүләр белән йөртә башлаганнан бирле чыбыркыга ихтыяҗ һәрвакыт булган һәм ул бүген дә һәммәбезнең абзарында эленеп тора. Безнең  Кыр-Каентүбә авылында Сәрвәртдин абый чыбыркы үрү белән шөгыльләнә. Күргәзмәгә аның төрле елларда эшләнгән чыбыркылары куелды.

Халыкның игътибарын җәлеп итеп, фойеда музыка яңгырый. “Беренче театр”дагы Факыйһә Хәбибрахманны “Талантлар утравы” на тамаша карарга барыйк дип кыстый. Алар үзләре белән халыкны да ияртеп, залга алып кереп киттеләр. Авыл тарихына багышланган документаль фильм карадылар.

Авылыбызның сәнгатьтәге талантлары авылыбыз тарихын тәкъдим итте кунакларга. Әнә, печән чабарга дип килгән бабай, ял итәргә туктагач, җиләк җыеп йөргән оныгына “Бикә аланы”ның тарихын сөйли. Их, ул яшь чаклар! “Мәрҗән” фольклор коллективы “Бикә җыены”н күрсәтә. Үзенең нәсерендә кешеләр тарафыннан атылып, парсыз калган аккош турында сөйләгән Гөлнара Талипова бөтен залны елатты. Тагын бер тарихи мизгел – легендар “Өч туган” биюе кабаттан сәхнәгә кайтты. Аның безнең сәхнәдә беренче тапкыр куелуына нәкъ менә быелгы язда 35 ел тулды. 15 ел биелми торганнан соң, Ирек Хаҗиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Ралиф Сәлахов һәм Азат Гарипов аны авыл бәйрәменә әзерләп, тамашачыга бүләк иттеләр. Шул кадәр сагынганбыз – халык аларны гел кул чабып кына биетте. Бәйрәмдә тагын бер үзенчәлекле кунаклар – яңакормашлылар катнашты. Чөнки 1821 нче елда берничә гаилә безнең авылдан икенче урынга күченеп утырып, Яңа Кормаш авылын төзиләр. Димәк, без  бер тамырдан.  Авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов үзенең чыгышында, һәрвакыт дус, тату булып яшик, ике арада туйлар гөрләсен, сукмаклар суынмасын, дип теләде. Алар да җырлы-биюле күчтәнәч белән килгәннәр иде.

Үз авылыбыз сандугачлары янына Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән кайткан талантларыбызның туган як, туган авыл турындагы җырлары, шагыйрәләребезнең шигырьләре, вокаль ансамбльләр чыгышлары авылыбызга мәдхия булып яңгырады. Берничә буын сәхнә тоткан Имамразыевларның оныгы Инсаф Имамразыев бабасы истәлеген яктыртып җыр башкарганда, ирексездән, күзләргә яшь тыгылды. Өлкән һәм яшь гармунчыларыбызның сәхнә тутырып саратский, тальян, хромка гармуннарында һәм баянда өздерүләре  авылыбызда бу талант ияләренең арта гына баруын күрсәтте. “Чишмә” халык бию ансамбленең берсеннән берсе үзенчәлекле биюләрен карагач, чын-чынлап, Талантлар утравында икәнлегеңә ышанасың. Легендар җырчы Әлфия Афзалова безнең авылда тумаса да, кечкенә чакта, чабата сатарга килгәч, аны базар өстәленә бастырып җырлата торган булганнар. Без татар биюен аның истәлегенә багышладык.

Халык очрашудан  таралырга ашыкмады, талантларыбызны алкышларга күмде. Менә шундый матур бәйрәм оештыруда ярдәм иткән үзешчәннәребезгә, авылдашларыбызга, кунакларга, Мирзанур Фарухшин, Робсон Мусин, Миләүшә Солтановага, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Чын татарча җырлап, гармун уйнап,

Яшә моңлы татар авылы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International